Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киң кырлы шәхес юбилеен билгели

Бүген районыбызның мөхтәрәм заты, күп өлкәләрдә – авыл хуҗалыгында, икътисадта, социаль тармакта, спортта актив эшчәнлеге белән танылган Шамил Салих улы Сәлахов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1953 елның 12 маенда Саба районы Нырсы авылында туса да, аның тулы гомер юлы сабый чагыннан алып Зәй белән бәйле. Саный китсәң, районда ул җитәкләгән оешмалар санына да шактый бармак бөгәргә туры килә.

1975 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач ул, Зәйгә яшь белгеч буларак кайтып, «Үрнәк» совхозында баш инженер вазифасында эшкә керешә. Армия хезмәтенә алына. Аннан соң авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлеген Шамил Сәлахов «Якты йолдыз» колхозында мастер-көйләүче буларак дәвам итә. Ә «Искра» колхозына баш инженер итеп район җитәкчелеге Шамил Салиховичны артта калган хуҗалыкны торгызу максатында билгели. Нәтиҗәдә «Искра» колхозы хезмәтчәннәре көче белән чөгендер уңышы гадәттәгедән бермә-бер күбрәк алына. Биредә 3 ел эшләгәннән соң, аны район авыл хуҗалыгы идарәсенә күчерәләр.

1980 елда исә республикада «Сельхозхимия» структурасы оештырыла. Җимерек техника, бернәрсәсез оешманы җитәкләү тагын Шамил Сәлаховка йөкләнә. «Сельхозхимия» район берләшмәсе өч ел рәттән хезмәт күрсәткечләре буенча профсоюзларның Бөтенсоюз Үзәк Советы, КПСС Үзәк Комитеты һәм Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагына лаек була һәм ул бөтенләйгә берләшмәдә кала. Рационализаторлык эшчәнлеге белән дә кызыксына җитәкче. Һәм эшкәртелгән шикәр чөгендере калдыгын басуларны ашлау өчен куллануны гамәлгә кертә. Җитәкченең заманча фикерләве, тырышлыгы эзсез югалмый. 1984 елда Шамил Сәлахов Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсе алтын медале, 1986 елда «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ә оешмага нәтиҗәле эш өчен 25 «Урал» машинасы кайтартыла.

1987 елда Шамил Салихович модульле тимер-металл корылмалар заводына директор итеп билгеләнә. Биредә дә тырыш җитәкче югары хезмәт уңышлары күрсәтә. Завод халыкара дәрәҗәдә таныла. Коллектив «Алтын пальма», «Алтын стандарт» халыкара призлары белән бүләкләнә. “Илнең иң яхшы йөз товары” исемлегендә билгеле урын тота. Шамил Сәлахов заводта 18 ел хезмәт кую дәверендә фәнни казанышларга ирешә. Ул суыту технологияләре һәм җылылык саклау материаллары өлкәсендәге фәнни эшләре өчен «Салкын» халыкара академиясе академигы исемен алуга иреште.
Җитәкче үзе әйдәп барган предприятие белән генә түгел, район халкының көнкүрешен яхшыртуда һәрчак башлап йөрүче булуы белән дә абруй казанды. Районны газлаштыруда, төрле социаль объектлар, мәчет, чиркәүләр төзеттерүдә аның өлеше зур. Суык-Чишмә авылын заводның ярдәмче хуҗалыгы итеп үстерүе дә билгеле. Бу чорларда биредә терлекчелек өчен биналар, мастерской, өсте ябулы ындыр табагы һ.б. биналар калка. Шуның нәтиҗәсе буларак, аңа Татарстанның атказанган, «Росагропромстрой»ның «Мактаулы төзүчесе» исемнәре бирелә.
Бүген без юбиляр турындагы язманы тулыландырып, шәһәрдәшебез Гамир Таҗетдиновның аның турында якты фикерләрен, шигъри тезмәгә салынган теләкләрен дә укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

“Шамил Салиховичка “бер биргәнгә Ходай барын да биргән”, дигән татар халык әйтеме аеруча туры килә. Шамил балачак елларында Урта Пәнәче авылында бабасы Яков белән әбисе Анастасия тәрбиясендә булган чакта ук 6 яше тулуга шигырь, әкиятләрне йөгертеп укырга өйрәнә. Мәктәп чорларында да яхшы укуы белән билгеләнә. Ә инде 17 яшендә урта мәктәпне тәмамлаган елны, Бигеш Сабантуе батыры калып, үзенең исемен данлыклы көрәшчеләр рәтенә кертә. Тормыш - үзе көрәш, дип юкка гына әйтмиләр. Шамил Салихович шушы билгеләмәне тормышның һәр этабында күрсәтә алды: авыл хуҗалыгы өлкәсендә - инженер-новатор, социаль мәсьәләләрдә – халык мәнфәгатен яклаучы ир-егет, төзелеш структурасында - фәнни җитәкче, көрәш келәмендә – спорт остасы, гаиләдә – абруйлы ир һәм әти. Минем уйлавымча, әгәр берәр язучыга узган гасырның азагы, яңа гасыр башында гомер иткән чын хезмәт кешесен тасвирлау кирәк булса, аңа прототип итеп нәкъ менә Шамил Сәлаховны тәкъдим итәр идем. Чөнки районыбызда узган гасырның 80нче елларыннан башлап кайсы гына
тармакны карасаң да, анда Шамил Салихович эзе, хезмәт җимешләре бар.

Иң-иңнәре үзләрен күрсәтә
Милли бәйрәм Сабантуенда.
Бик күпләрне,
Шамил, шаккатырдың -
Батыр калып күпме мәйданда.
Дөреслекне һәрчак Шамил яклый
Сорау туып бәхәсләшкәндә;
Ничек шулай төпле җавап таба
Хуш килердәй һәр кешегә дә.
Шамил әле аермалы төстә
Ике төрдән спорт остасы:
Беренчесе - ирекле көрәш,
Икенчесе - милләткә хасы...
Буш вакыты чикле булса да
Ташламады Шамил көрәшне;
Зәебезнең баш батыры булып
Өч мәртәбә үзен күрсәтте.
Дөньякүләм “Холод” компаниясе
Академик исемен бирде.
Зәебездә андый дәрәҗәле галим
Шамил әле бүген бер үзе.
Ир-егетне тормыш сынаганда
Ни эшләргә белми торганда;
Дөрес итеп Шамил җавап бирә
Изге гамәл, көчле рух аша.”

Фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев