Киләсе көннәргә һава торышы
Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы фаразлана.
Әмма атнаның икенче яртысында атмосфера фронты республикага яшенле яңгырлар алып киләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 16 һәм 17 июльдә явым-төшем көтелми, төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17 градусны тәшкил итәчәк, көндез +25..+30 градус булачак.
18 июльдә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, җил көчәюе ихтимал. Төнлә +14..+19, көндез +24..+29 градус көтелә.
Якынча, җомга һәм шимбә, 19 һәм 20 июльдә урыны белән кабат кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. Термометр баганалары төнлә +13..+18, көндез +25..+30 градус күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев