Киләсе елда Зәйдә нинди иҗтимагый киңлекләр төзекләндереләчәге билгеле булды
park.tatar рәсми порталында киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлек объектларын сайлау буенча тавыш бирүдә җиңүчеләр исемлеге бастырылды.
Зәй районында төзекләндерү өчен биш парк сайланган. Җиңү проспектындагы «Яшьләр» паркының өченче чираты җиңүче булды. Аның өчен 2075 зәйле тавыш биргән. Икенче урында — Ринат Фәрдиев исемендәге паркның V чираты (1494 тавыш), өченче урында — Рәфыйков урамындагы паркның III чираты (704 тавыш).
374 зәйле — Иске Зәй бистәсендәге мәктәп бакчасы, 176 кеше Шоссе һәм Мичурин урамнары киселешендә ял паркы өчен тавыш биргән һәм тагын 323 кеше «үз вариантын» атаган.
Тавыш бирүдә барлыгы 363 мең татарстанлы катнашкан. Иҗтимагый киңлекләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев