Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киләсе елда гаиләләр өчен яңа илкүләм проект гамәлдә булачак

Татарстанда Гаилә елында меңнән артык чара узган.

Ел тәмамлана, әмма гаиләләргә ярдәм итүгә һәм төбәктә гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән эш дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. 

Ел дәвамында махсус хәрби опреация зонасында катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелде, аларның барлык мәсьәләләре оператив режимда хәл ителә. 

«Бүген без Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясыйбыз. Гаилә — дәүләтнең, илебезнең нигезе. Бу ел Россия өчен хас булган тотрыклы традицион гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм саклауга юнәлдерелде», — диде ул. 

Россиялеләрнең күбесе бүген традицион гаилә кыйммәтләрен, ана һәм ата булу культурасын саклау, күп балалыларга ярдәм итү мөһим дип саный. Бу юнәлешләрне үстерүгә «Демография» илкүләм проекты багышланды, ә 2025 елда аңа алмашка яңа «Гаилә» илкүләм проекты киләчәк. 

Киләсе елларда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эше гаиләгә, аналарга һәм балаларга, гаилә кыйммәтләренә, аерым алганда, ярдәм күрсәтүгә бәйле булачак: 

— Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда күп функцияле гаилә үзәкләрен ачу планлаштырыла. Үзәкләр белгечләре мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы гаиләгә мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтү өчен социаль өлкәнең барлык мөмкинлекләреннән файдаланачаклар. 

— «Минем гаилә» программасы буенча «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексы кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 6 өй шартларындагы микротернәкләндерү үзәге, тернәкләндерү җайланмасын прокатлау буенча 11 пункт, 14 социаль-көнкүреш җайлашу кабинеты булдырылачак. 

Гаилә елына йомгак ясау 22 декабрьдә Татарстан Яңа Гасыр телеканалында телемарафон режимында узачак. Анда иртәнге 9дан кичке 9га кадәр, 12 сәгать дәвамында Татарстан гаиләләре турында сөйләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев