Киләсе атнада Татарстанда  кабат салкынайта
Яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда кабат салкынайта

Татарстанда -1 градустан -6 градуска кадәр диапазондагы һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр саклана.

 Чәршәмбедә -25 градуска кадәр төшәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шундый фаразын җиткерде.

«Һава торышы температура күзлегеннән караганда төрле булачак», - дип искәртте Шувалов.

Явым-төшемгә килгәндә, буран дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәдә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин.

«Атна ахырына кадәр температура тагын бер күтәрелер, мөгаен. Ягъни температура фонында тирбәнешләр дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Шувалов.

Чыганак: Татар-информ. 


Нет комментариев