«Киләчәк һөнәре» фотографияләр конкурсы старт алды
«Профессионалитет» федераль проекты кластерлары студентлары «Киләчәк һөнәрләре» фотографияләр конкурсында катнаша ала. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Узган елгы конкурста җиңүчеләр арасында — Түбән Каманың индустриаль техникумы.
Конкурсның максаты — эшче һөнәрләрнең һәм белгечлекләрнең абруен күтәрү, шулай ук «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын популярлаштыру.
Фотоэшләр икътисадның төп тармакларында бәяләнәчәк: җиңел сәнәгать, тимер юл транспорты, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия тармагы, машина төзелеше, атом, фармацевтика, транспорт, төзелеш, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникация технологияләре, урман сәнәгате, мәгълүмат технологияләр тармаклары, ягулык-энергетика комплексы, радиоэлектроника, педагогика, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе, сәнгать һәм креатив индустрия, хокук саклау өлкәсе һәм идарә, электрон сәнәгать, клиник һәм профилактик медицина, электротехника сәнәгате, робот техникасы индустриясе.
Конкурска өч жанрда башкарылган фотоэшләрне тәкъдим итәргә була: индустриаль фотография, портрет һәм репортаж.
Һәр номинациядә экспертлар бер җиңүчене сайлап алачак, ул яшь белгечне, белем бирү процессын һәм «Профессионалитет» инфраструктурасын аеруча ачык, креатив һәм заманча тәкъдим итәчәк.
Гаризалар 20 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның техник таләпләре һәм шартлары белән конкурсның рәсми битендә танышырга була:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев