Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Киләчәк гаскәрләре белгечләр эзли

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә алу башланды.

Биредә дроннар һәм башка техника белән эшләү күнекмәләре мөһим.

Пилотсыз очкычлар гаскәрләренә хезмәт итәргә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр ир-егетләрне чакыралар. Россия Оборона министрлыгы бу гаскәрләрдә хәрбиләр өчен контракт шартларын киңәйтте, шул исәптән хәрбиләр уку үзәкләрендә яки пилотсыз очкычлар җитештерүче заводларда ике айга кадәр әзерлек этабын узарга тиеш. Хәрбиләр Оборона министрлыгы белән бер елга контракт төзиләр. Контракт вакыты тәмамлангач, эшне дәвам итәргә теләмәсәләр, хәрби хезмәттән азат ителәләр. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләр башка бүлекчәләргә күчерү мөмкинлеге булмаган пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итәчәк. Пилотсыз очкычлар гаскәрләренә  авиацион һәм техник белемнәре булган ирләр, хәрби белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар һәм чакырылыштагы хезмәтне үткән егетләр беренче чиратта алына. 

Шулай ук пилотсыз очкычлар гаскәрләрендә дошманның хәрби техникасын юк итү өчен өстәмә түләү дә каралган. 

Хәрби хезмәт турында тулырак мәгълүматны район хәрби комиссариатында алып була.

Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләргә түләү күләме  2,9 миллион сумга җиткерелде. Илдә иң  зур түләүләрнең берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – республика казнасыннан, 400 мең сумы  министрлыктан бирелә.

фото: Татар-информ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев