Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Киез итек кияр чак

Югары Пәнәче мәдәният йортында «Итекләрең бигрәк матур» дип исемләнгән кичә оештырылды.

Һөнәрчелек сәнгатендә буыннан-буынга килгән талантлы осталар һәр авылның йөзек кашы булган. 

Безнең авылыбызда да данлыклы итек басучылар булган: алар — Галимҗан абый Гомәров, Маһиян абый Хөсәенов, Мансур абый Галиуллин. Кичәбездә үткәнгә кайтып, тарихны барладык.

Итек басучылар гаиләсендә үскән балалар да шушы мохиттә тәрбияләнә. Балачактагы күңелле хатирәләрне гомер буе саклый алар. Галимҗан абый Гомәровның дә балалары итек басу серләренә өйрәнеп үскән. Кичәдә Рамилә ханым әтисенең һөнәре турында якты истәлекләре белән уртаклашты. 

«Әтиебезнең итек басканын без бик кызыксынып карап тора идек. Әкренләп бу эшкә һәр бала үз өлешен кертә башлады. Эше авыр-мәшәкатьле булса да, әзер итекне кулга алу зур рәхмәткә тиң булды. Итек әвәләү өчен сарык йонын файдаланалар. Көзге йон — яз көне алынганына караганда җиңелрәк һәм корырак, ә язгы йон майлырак һәм озын була. Итек басуның эш тәртибе хәзер дә күз алдында тора. 

Иң беренче сарык йоны алына һәм өстәлгә кирәкле озынлыкта җәймә өстенә салына. Аны җәймә белән төреп тәгәрәтә иде әти. Нәтиҗәдә йомшак һәм тигез йоннан такта килеп чыга. Аннан киез итекләр ясый. Әзер йонлы җәймәгә су сиптереп шомарта. Аннан соң аңа итек формасын бирә. Барлык артык йоннарны кул белән йолкып алуда без дә ярдәм итә идек. Аннары итек әзерләү өчен берничә кат йон белән төрә. Итекнең табан астына йон күбрәк салынса, итек нык һәм озаграк хезмәт итә, дия иде әти. Әлеге ясалган итек әзереннән берничә тапкыр зуррак була. Мунчада аны басып бетерә иде. Шушы эшләрдән соң гына итек формасына керә. Аннан бу киез итеккә калып кидертәләр. Калып кидерткәч, агач табаннар белән аңа суккалыйлар. Калып ярдәмендә итекнең үкчәсе, балтыр өлешләре формалаша. Киез итекләре мичкә киптерергә куела. Итек исе бөтен өйгә таралыр иде. 

Киез аяк киеменең файдасы, сарык йонының йогынтысы барлыгын күпләр белмидер: сарык йоны дәвалау үзлекләренә ия, буын мус-кулларын тынычландыра, табигый йон аяк тиресен ялкынсындырмый, аякка җылы, тирләтми, һава йөри. Табигый сарык йоны дымланса да, тиз кибә. Коры итекләр кию салкын тиюдән саклый. Киез итекләр киюне кан әйләнеше системасы бозылган кешеләргә дә киңәш итәләр, алар терәк-хәрәкәт системасы авырулары вакытында бик файдалы, аяк-ларда арыганлык һәм авырлык хисен, нерв киеренкелеген, аркадагы авыртуларны бетерергә дә бик булыша», — дип хатирәләрен барлап кына калмады Рамилә апа, файдалы киңәшләрен дә бирде.

Илһамия Гарифуллина,  Югары Пәнәче мәдәният  йорты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев