Кичә Иске Зәй бистәсендә мунча янган
Районда соңгы вакытта мунча яну очраклары ешайган.
26 ноябрьдә Урсай авылында мунча янган иде. 29 ноябрьдә Иске Зәй бистәсендә шундый очрак теркәлгән.
29 ноябрьдә 3 сәгать 35 минутта 88нче янгын-коткару часте Иске Зәй бистәсенең Горький урамында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә бер шәхси хуҗалыкта кирпечтән төзелгән мунча яна.
«Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара. Мунча якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Яккан мичне бер генә минутка да күз уңыннан чыгарырга ярамый. Ут даими контрольдә булырга тиеш. Корылмалардагы электр үткәргечләрен дә хуҗалар карап торсын иде», — дип мөрәҗәгать итә зәйлеләргә район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Фото район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев