Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кич утырып әбием чигү чигә...

Электән татар авылларында өйнең эченә зур игътибар бирелгән.

Бүгенге көндә интернет челтәреннән өйрәнеп, гади генә үзенчәлекле кул эшен булдыра алса да, элеккедән килгән чигүне кире кайтаручылар бик сирәк. Әбиләребез чиккән чигүләрне хәзер музейларда, күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин.

Кулына киерге тотып, ак ситсага төсле җепләр белән аллы-гөлле чәчәкле мендәр тышлары, сөлгеләр чигүче осталар бүген дә бар. Сүзем Аксар авылында гомер итүче әбием Вәсимә Гайнетдинова турында.

Сигезенче дистәне ваклап килүче әби күзләрем күрми, картайдым инде дип утырмый, үзенең бар күңел җылысын кушып, мендәр тышлары чигә.

Мәктәптә укыган чорларда хезмәт дәресендә иң беренче чигү җебе сапланган энәне кулларына алып, укытучы биргән кулъяулык почмагына чәчәк чиккәнен әле дә хәтерли ул. «Шуннан китте инде минем әлеге шөгыльгә карата мәхәббәтем», — ди.

Аннан соң яшьләр белән аулак өйләрдә җыелып яулык чигә, киң итеп челтәр бәйли торган булганнар. Яулыкны шифонга чигү өчен бик нечкә җеп — Советлар Союзының мулинесы кирәк булган.

— Хәзер генә акчаң булса кибетләрдә ни телисең, шуны сатып алырга була. Әмма аларның берсе дә үз шөгылең биргән җан тынычлыгын, канәгатьлекне бирә алмый. Күзләрем күргәндә дип, кияүгә чыгачак онык-оныкчыларыма да, гореф-гадәтләребезне дәвам итеп, мендәр тышлары чигеп әзерләдем, — ди әбием.

Аның эшләрен ошатып, күчергечкә сорап килүчеләр дә күп. Бер үрнәкне икенче мәртәбә кабатларга яратмый. Күбрәк ачык, якты төсләрне куллана. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә хатын-кызларга күз тими, имеш. Әбинең хезмәтләрен күргәзмәләрдә дә сорыйлар.

Берара чигү белән мавыккач, кулына бәйләмен ала. Әбием бәйләгән йон оекбашларны, башмакларны күрше авыллардан да сорап киләләр. Күп эшләрен ул бүләк итеп бирә.

Чәкчәк пешерү осталыгы буенча да Вәсимә әби күпләрне сокландыра. Авызда эреп китәрдәй баллы төшләре — күпләрнең туй-мәҗлесендә өстәл яме. Ә тузганак чәчәкләреннән ясаган балының файдасы әйтеп бетергесез.

Ул чиккән мендәр тышларын туйлар үткәргәндә, килен озату йолаларына, туган көнгә бүләккә дип сорап алалар. Никадәр хезмәт һәм күңел җылысы салынган бу бизәкләргә! Күпме вакыт үтеп, замана алышынса да, кул эшләре үзенең ямен, матурлыгын югалтмый, киресенчә, буыннан-буынга сакланып, дәрәҗәсен һәм бәясен арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев