Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Керәшен Мәлемендә Кече авыл көне үтәчәк

Мәлемлеләр авыл халкын, читтә яшәүче авылдашларын бәйрәмгә чакыра.

Кече авыл көне Элҗен бәйрәмендә 2 августта уздырылачак.

Башта авыл храмында иртәнге сәгать 7дә Элҗен көн уңаеннан акафист укылачак. Аннан бәйрәм көндезге сәгать 1дә Сарбай чишмәсе янында узачак. Биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, анда зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар. Чишмә суы көчле итеп ургылып ага. Ә аның челтер-челтер аккан тавышы колакларны иркәли... Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле.

Мәлемлеләргә шундый матур җирдә бер очрашып, ял итеп аралашу өчен менә дигән мөмкинлек бу. Бәйрәмгә кунакларны да чакыралар.

Кече авыл көнен оештыручылар бик матур программа әзерли.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев