Кечкенә авылның олы бәйрәме
Әй, Ашытым, Ашытым, Син бит минем баллы кашыгым. Синдә минем тамган кендек каным, Син бит минем бәхетем. М.Талипов.
Авылларда бәйрәм һәрчак тормышның мөһим өлеше булып саналган. Тырышып эшләгән авыл халкы рәхәтләнеп ял да итә белгән. Хәзерге чор яңа бәйрәмнәрен алып килсә дә, авылның рухын саклаучы, үткән белән бүгенгене берләштерүче искеләре дә исән, алар онытылмый. Ә онытылганнары — яңартыла.
Районыбызның Куш-Елга авылында ел саен үткәрелеп, матур традициягә әверелгән «Ашыт Җыены» — моның ачык мисалы. Югалып баручы гореф-гадәтләребезне яңадан искә төшерергә мөмкинлек бирүче чара быел да ашытлыларны үзенә җыйды. Аны кабат торгызу һәм җанландыруга Ралия Әхмәдуллина алынып, зур эш башкара. Ул җыендагы йолаларны элекке вакытлардагы кебек кайтарырга тырыша.
— Бу бәйрәм безнең авылның йөзек кашы. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән быел сигезенче тапкыр оештырдык. Илебездә пандемия булу сәбәпле, ике тапкыр уздыра алмадык. Зәй районында гына түгел, «Ашыт Җыены»ның даны еракларга таралды. Халык хәзер бу бәйрәмне якын итеп «Ралия җыены» дип тә йөртә башлады, — ди бәйрәмне оештыручы Ралия Әхмәдуллина.
«Ашыт Җыены» кунак каршы алуны чагылдырган күренеш белән башланып китте. Татарстанда игълан ителгән милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елын да онытмаганнар. Сәхнәләштерелгән тамашалар шуны истә тотып башкарылды. Бәйрәм кунаклары өчен авылның үткәненең көнкүрешен, мәдәниятен, тарихи мизгелләрен күрсәттеләр. «Бәбигә исем кушу», «Килен төшерү» һәм башка йолаларны тәкъдим ителде.
Милли киемнәрдән булган егет-кызлар җырлап-биеп печән чабу, урып-җыю чорындагы өмәләрне сәхнәләштерделәр. Мәйдан уртасындагы өмә куш-елгалыларның күп итеп мал-туар асраулары, иген игүләре, «Чулпан» колхозының алдынгы хуҗалык булуы турында сөйли.
Җигүле ат элекке вакытларны искә төшереп мәйдан әйләнде. Аның түрендә исә нәкъ элеккечә түгәрәк уеннары гөрләде. Бәйрәмгә килүчеләр аңа бик теләп кушылды. Ә өлкәннәрнең күңелендә яшьлек хатирәләре яңарды.
Куш-Елга авылы тарихына килгәндә, Ашыт исемле шәхес авылга нигез сала. Ләкин табигать шартлары корылык китереп сусыз калгач, авыл ике парлап аккан елга буена күчә һәм аның исеме Куш-Елгага әйләнә. Монда халык күңел ачып кына калмаган, ә борчыган мәсьәләләрне дә уртага салып тикшергән, аларны хәл итү юлларын эзләгән. Исеменнән күренгәнчә, җыен бергә җыйнау, кайтару дигәнне аңлата. Ул кайчандыр туган якларыннан таралышкан кешеләрне, туганнарны, дусларны, туган нигезләрне кайтара, очраштыра. Бик күп куш-елгалылар ерак араларны якын итеп бирегә кайтты. Кадер, Әхмәт, Шыкмай, Түбән Биш, Аксар авыллары халкы бәйрәм мәйданына җыелды.
Нәкъ менә кайчандыр ике елга кушылып аккан сихри гүзәл урында, салага терәлеп утырган тау башында Ашыт җыены үткәрелә. Биредә элек-электән җыен уздырылган, бу чара тирә-яктагы барлык авыллар халкын, ерактагы туганнарны һәм якыннарны үзенә җыйган.
1920 нче елларда 1200дән артык халкы булган Куш-Елгада, хәзер 240 кеше яши. Аларның күп өлешен өлкәннәр яшьтәгеләр тәшкил итә. 92 яшьлек Гөлфания апа Садыйкова зур хөрмәткә һәм ихтирамга лаек.
Бәйрәмнең бер өлешендә гомер буе намуслы, тырыш хезмәтләре белән халык арасында ихтирам казанган, бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән авылдашлар да искә алынды. Болар — Татарстанның атказанган механизаторы, «Хезмәт даны» орденының кавалеры Мәсгут Гыйльфанов, беренче колхоз рәисе Закир Сәлимов. Мәйданда аларның фотосурәтләреннән торган «Сез безнең хәтердә» дип исемләнгән стенд да урын алган.
Бу көнне мәйданга авылның хөрмәтле һәм танылган кешеләре чакырылды. Юбилярлар, озын-озак гомер итүчеләр, яшь гаиләләр, яңа туган сабыйлары белән гаиләләр хөрмәтләнде. Аларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
Куш-елгалыларны матур бәйрәмнәре белән Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов та котлады. Үзенең изге теләкләрен Сөләйман хәзрәт тә җиткерде.
— Куш-елга үзенең тырыш, максатчан, хезмәт сөючән халкы белән билгеле. Авыл өчен янып яшәүчеләр дә күп биредә. Һәрвакыт шулай эштә дә, рәхәтләнеп ял иткәндә дә бердәм булыгыз. Сез булганда гына авыл яшәр, югалмас, — диде Дамир Насретдинов.
Куш-елгалыларны якын итеп җыенга Азнакай шәһәреннән «Умырзая» вокал ансамбльләре килгән. Халык аларның чыгышын бик яратып кабул итте. Зәйнең «Җиләк» халык керәшен коллективы җырлары да игътибарга лаек булды.
Алып баручы Ралия ханым Әхмәдуллина, чыгыш ясаучыларны игълан итеп кенә калмады, ә ихлас сүзләр белән аларга дәрт өстәп торды. Җыенда үзешчән сәнгать осталары: Салават Шәрәфиев, бәйрәм кунаклары Фәиз Мәүлетов, Флүрә Талиповалар чыгыш ясады. Бәйрәмдә шулай ук үзләренең осталыклары һәм талантлары белән сөен¬дерергә әзер башка бик күпләр катнашты.
Күрше-тирә авыллардан җыелган халык аралашып, хәл-әхвәл белеште, рәхәтләнеп күңел ачты бу көнне. Берәүләр яшьлек дуслары белән очрашса, икенчеләр бәйрәмне карады, өченчеләр читтән күзәтеп, башкаларны дәртләндереп торды.
Җыр, бию, сәхнәләштерү күренешләре белән Җыен кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәм көнендә авыл тарихына, табигатенә, кешеләренә кагылышлы бик күп истәлекләрне барладылар, яңарттылар. Кайнар коймак, тәмле чәйләр белән сыйланып, үзешчәннәр чыгышын карап хозурландылар. Һәм һәркайсы бу очрашу өчен бик тә рәхмәтле иделәр. Нәкъ менә мондый Җыеннар авылларны саклап калырга, халыкны берләштерергә, ә киләчәк буында милли тойгылар уятырлык зур чара булып тора да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев