Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүче Илназ Галәвиевкә хөкем карары чыгарылды

Татарстан Югары суды Илназ Галәвиевне гомерлеккә рәшәткә артына озату карарын чыгарды.

Фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. Галәвиев, мәктәп бинасына бәреп кереп, ут ача (анда тугыз кеше һәлак булды). Җинаять эшен тикшерү ярты елга якын барды. Бу вакыт эчендә суд йөзләгән зыян күрүчедән – һәлак булган мәктәп укучыларының ата-аналары һәм һәлак булган укытучыларның туганнарыннан сорау алды. Моннан тыш, һөҗүм вакытында аздан гына исән калган кешеләр дә күрсәтмәләр бирде.

Галәвиевкә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү һәм үтерүгә омтылуда, шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма ясау һәм саклауда, шулай ук белә торып чит милеккә зыян китерү һәм юк итүдә гаепләү белдерелә.

Югары суд дәүләт гаепләүчесенең позициясен тулысынча хуплады. Галәвиев калган бөтен гомерен – рәшәткә артында, шуның беренче биш елын төрмәдә үткәрәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев