Казанда Зәйнең студентлар хезмәт отрядын бүләкләделәр
Зәй яшьләр эшләре идарәсенә Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларын һөнәри әзерләү һәм эшкә урнаштыру сыйфатын үстергән өчен «Сыйфат билгесе», штаб командиры Аделия Борһанова нәтиҗәле хезмәте һәм студентлар отрядларын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.
15 декабрьдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында республика студентлар отрядларының өченче хезмәт семестрын ябу тантанасы узды. Анда Зәйнең студентлар хезмәт отряды да катнашты һәм бүләкләргә лаек булды.
Зәй яшьләр эшләре идарәсенә Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларын һөнәри әзерләү һәм эшкә урнаштыру сыйфатын үстергән өчен «Сыйфат билгесе» тапшырылды. Ә безнең штаб командиры Аделия Борһанова нәтиҗәле хезмәте һәм студентлар отрядларын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Безнең артта еллык нәтиҗәле тынгысыз хезмәт, без район һәм Татарстан студентлар отрядларына үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез», — ди Аделия Борһанова.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев