Казанда – Зәй урамы
Ни хаҗәттәндер, Казан шәһәре картасы кирәк булды. Интернеттагы тулы интерактив карта башкаланың теләсә кайсы почмагында урнашкан теләсә кайсы йортны, объектны эзләп табу мөмкинлеге бирә.
Мин һәрнәрсәне сынап, тикшереп карарга яратам. Компьютер алдына «хәл итә алмастай» мәсьәлә куярга булдым. Зәй урамы, 10нчы йортны табарга куштым. Тапты бит! Бу яңалык шулкадәр кызыксындырды үземне, шунда ук Казандагы танышларыма шалтыратып, әлеге мәгълүматны тикшерә башладым. Ләкин араларында берсенең дә Зәй урамы турында ишеткәне һәм аның кайда урнашуын белүче табылмады.
Редакциябездә практика үткән, Казан кызы, журналистика факультеты студенты Алсу Габделхакова бу мәсьәләдә ярдәм итәргә алынды. Ул Зәй урамын эзләп тапты һәм урам исеме язылган элмә тактаны, фотога төшереп, сурәтен миңа җибәрде.
Зәй урамы Казанның Төньяк бистәсендә урнашкан. Шатурская урамы белән кисешүче Суворов һәм Янка Купала урамнары арасындагы тыкрык Зәй урамы исемен йөртә.
— Бу тыкрыкта нибары 10лап авыл өе бар. Үз өйләре белән яшәүчеләр урамнары ни сәбәпле Зәй урамы исемен йөртүен аңлата алмадылар, — диде Алсу.
Шулай булса да, Казанда Зәй урамы булуы миндә горурлык хисе уятты. Зәй хөрмәтенә Казан зурлык Казанда урам атау үзе дә ни тора бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев