Казанда Россия-АСЕАН саммиты ачылды
Бу минутларда Казанда Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта Россия-АСЕАН саммиты бара.
Утырышны Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин алып бара.
Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников РФ Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Илбашы Россия һәм АСЕАН илләре арасында төрле өлкәләрдә алдынгы технологияләр белән алмашу әһәмиятен, үзара хезмәттәшлек кыры киң булуын билгеләп узган.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнаша.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев