Казанда Республика көнендә 45 пар белән Зәй яшьләре дә никахларын рәсмиләштерәчәк
Казанда 30 августта Республика көнендә берьюлы 45 парның никахлары рәсмиләштереләчәк.
Әлеге парлар арасында Зәй яшьләре дә бар. Зәйдән Алмаз белән Ксения рәсми рәвештә никахларын теркәячәк. Бу хакта Зәй ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
ТР Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән яшь гаиләләргә бүләкләр тапшырачак. Тантана Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында уза.
Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев