Казан галимнәре Зәй төбәген өйрәнә
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау, өйрәнү өчен Зәй районына экспедициягә килде.
Галимнәр авылларның тарихы, җирле диалект үзенчәлекләре, фольклор үрнәкләре, халык музыкасы, халык сәнгате һәм осталары, кабер ташы язмаларын өйрәнәләр.

Кичә галимнәр Аксар, Имәнлебаш, Югары Шепкә авылларында булып, авыллар тарихын өйрәнделәр. Бүген Сарсаз-Баграж, Урта һәм Югары Багражга юл тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев