Казан галимнәре Югары Пәнәче тарихын да өйрәнде
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре Югары Пәнәче авылында да булды.
Алар Югары Пәнәченең үткәне, йолалары, зиратлары, мәчете, мөнәҗәтләре, матур йортлары, чишмәләре, күренекле шәхесләр музее, мәктәп тарихы, гармунчылары, җыр-биюгә осталар, спортчылар, тегермән тарихлары, чигү осталары янында булып, мәгълүмат тупладылар, видео яздырдылар.

“Авылыбыздан галимнәр белән аралашуга Илдус һәм Зәйтүнә Хөсәеновлар, Дамирә Шәрифуллина, Җәмил Шакиров, Хатиб Шакиров, Хәмденур Вәлиәхмәтова, Илүсә Валейшина, Илүсә Кәримова, Мәрьям Рәхимова, Фәргать Хәмитов, Гөлфияз Вәлиуллина, Рәмзия Исмәгыйлева, Минзәлия Әхтәмҗанова, Гөлгенә Гәрәева килде. Алар һәрберсе аерым темалар буенча белгечләр белән аралашты. Аларга һәм иске китаплар, гарәпчә язулар, палас, мендәрләр, чигелгән ашъяулыклар алып килгән барча авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Ә гарәп язулы китаплар, чигүле мендәрләр, ашъяулыклар, сәке җәймәләре, түрләмәләр, паласларны Дамирә апа Шарифуллинага, Хәмдия апа Зиангировага, Зәйтүнә апа Хөсәенова, Асия апа Хәйруллинаг Земфира Рамазанова алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев