Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Картлык-шатлык түгел шул...

Их, кайтасы иде сабый чакка, мәхәббәт утында янып йөргән яшьлеккә, бар кайгыларны онытасы иде. Бер гамьсез ул ваытлар нигә бик тиз үтеп китте икән... Юк шул, балачактагы татлы хыяллар, яшьлектәге матур уйлар әллә кайда, ак томаннар артында адашып калды...

Сулар үргә акса да, үткәннәрне мәңге кире кайтарып булмый. Ә шулай да кайгы-хәсрәтсез яшәгән ул чакларга күңелем белән еш кайтами мин. Апалар белән очрашканда сүзебез шул бәхетле мизгелләр тирәсендә әйләнә. Әнинең мичтә кабарып пешкән икмәк исе әле һаман да борынга килеп кергән кебек. Без үскәндә суыткыч урынына кыш көне кар тутырып куйган баз иде. Шуннан салкын катык алып чыгып, аңа яшел суган кыягы турап, мичтән яңа гына чыккан ипи белән чирәмгә утырып ашый идек. Дөньядагы иң тәмле ризык шул булгандыр. Әле тагы бер яратып ашый торган ризыгыбыз бар иде. Әни мичтә чуенга кабыгы белән бәрәңгене салып, тавыкларга пешерә иде. Ә без мәктәптән кайтып керү белән шуны тәмләп ашый идек. Хәтеремдә бер күренеш — күмер үтүге белән галстукны үтүкләгәндә, яндырдым бер почмагын. Нишләргә? Әбинең намаз укыганда гына кия торган кызыл ыштаны бар иде. Йөгереп аның янына килдем. Әбинең бирәсе килми. Елый башладым. «Баланы елатма, бир», — диде бабай. Әнием ыштанның бер балагын кисеп алып, миңа галстук тегеп бирде. Әбием ул балакны икенче төрле тукымадан тегеп куйды. Шуннан соң әбием ике төрле балаклы ыштан киеп йөрде. Күмер белән кайната торган җиз самавар иде. Аны су буена алып төшеп ком белән ышкый-ышкый юа идек.

Кукуруз арасыннан күкчәчәк, эт эчәгесе җыеп, арбага төяп кайтулар. Пычкы белән утын кисеп, аны ярып, әрдәнәгә өеп куюлар. Кояш кыздырганчы дип, иртүк торып, ат арбасына кипкән печәнне төяп урманнан кайтулар. Санап китсәң, күп инде алар... ә баребер урамда уйнарга да, китап укырга да вакыт таптык. Шөкер, яшь чакта тормышлар алай зарланырлык булмады. Өйләребез кысан булса да, күңелләребез киң һәм күтәренке иде. Туганнарыбыз, дусларыбыз бик еш җыелышып кунакка килде. Өстәлебездә икмәк булса, апалар белән алмаш-тилмәш кияргә кием-салым алсак, үзебезне бай һәм бәхетле дип саный идек шул без. Шөкер итәргә өйрәнгән буын булдык.

Бүген тормышның нигезендә үзем үскән гаиләдә алган тәрбия ятадыр дип саныйм. Әнием Һәдия Исхак кызы белән әтием Хәйдәр Ахун улы Сибатовлар бергә 65 ел тормыш юлын уздылар, дус һәм тату булып, бәхетле тигез гомер кичерделәр. Дүрт кыз, бер малай үстерделәр. Әтиемнең: «Кызым, ниятең дөрес, күңелең ак булсын, ике әйберең булса, кеше сорап керсә, яхшысын бир, начары үзеңдә калсын. Яхшылык эшләүдән курыкма, ул синең үзеңә кире әйләнеп кайта», — дигән сүзләре әле дә колакта. Әйе, бик күп нәрсә еракта, үткәндә калды. Әллә никадәр югалтулар, аерылулар белән дә килешенде. Әмма җанда һичкайчан төзәлмәячәк бер яра бар — үзләре исән чагында яннарына еш кайтып булмады. Югыйсә, сагынып көткәннәр бит. Әнием көн саен каш өстенә кулын куеп, бәлки бүген кайтыр диеп, капка төбенә чыгып утыра торган булган. Их, сөйләшә алсаң икән ул алар белән шушы минутларда, аларга гына сөйлисе, аларга гына әйтәсе сүзләрдән күңел мөлдерәмә тулы бит инде. Безнең өчен эшләгән яхшылыклары — дөрес итеп биргән тәрбияләре, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәткәннәре өчен, мәңге бурычлы икәнлекне аңлатырга сүзләр таба алыр идек микән?! Безгә биргән тагын бик күп сыйфатлары аша үзебезне аларның дәвамы итеп тоям. Рәхмәт сезгә әти-әни. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын...

Без тиз үгәрешләр заманында яшибез. Һәм миңа шуңа да, әти-әниләр безгә берәмләп җыеп тапшырган рухи кыйммәтләрне, үз халкыңны, аның гореф-гадәтләрен ярату, хөрмәт итү хисен саклау бигрәк тә мөһим тоела. Шушы хәзинәне валчыгын да төшермичә, тамчысын да түкмичә инде мин аларны үз балаларыма, оныкларыма тапшырырга тиешмен.

Ходай гомереңне бирсә көзләреңә килеп кергәнне сизми дә каласың икән ул. Яшем бар инде, 74кә дә килеп җиттем. Кешеләргә әле кирәкле булганыма, шушы көнгә кадәр җитүемә куанам. Картлык шатлык түгел дип юкка әйтмәгәннәр. Сәламәтлек какшый, күңелләр нечкәрә, юктан гына дә хәтер кала, азга гына да бала-чагадай сөенәсең.

Тормышымда төрле хәлләр булды, әмма мин аларны үткәреп җибәрергә, кичерергә өйрәндем.

Иремне югалту бик авыр булды. Ләкин мин үземне барыбер бәхетле хис итеп яшәдем, чөнки минем шатлыгым, таянычым булырдай улым һәм кызым, оныкларым бар. Дусларым күп, туганнарым исән-сау. Картайган көнеңдә шул бәхет түгелмени!

Сәхнә гомерлек юлдашым булды. Әле хәзер дә сәхнәдән төшкәнем юк. «Туймадыңмени әле?», — диләр миңа. Кечкенәдән гашыйк бит мин аңа , ә яраткан нәрсә беркайчан да туйдырмый. Күңелемә шуннан рәхәтлек алам. Рәхәт икән, димәк, шул ял инде. Шигъриятне бик яратам. Бик күп шигырьләрне яттан беләм. Үзем дә әз-мәз язгалыйм. Кроссвордлар чишеп утыру да күңелгә рәхәтлек бирә, хәтерне яхшырта.

Әйе, ашыгып, вакытны куып яшибез. Башыбыз белән эшкә чумабыз да уйлыйсы уйларны, әйтәсе ягымлы сүзләрне, балаларыбызга бирәсе назны иртәгә калдыра киләбез. Чынлыкта, вакыт үзе безне куганын аңлап җиткермибез.

Яшьләргә әйтәсе килгәнем шул — тормыш бик авыр, аны һич ерып чыга алмас кебек тоелган вакытлар күп. Ләкин яңгыр артыннан кояш чыккан кебек, бар да үтә, бар да вакытлы гына, иң мөһиме — сабыр булу кирәк.

Позитив булсаң, тормышны яратсаң, барысы да әйбәт килеп чыгачак! Алдагы көннәр, алдагы гомер якты, шатлыклы булсын. Һәм ул гомердә бүгенгене дә тоеп, бүгенге көннең матурлыгын күреп, рәхәтен аңлап яшәргә язсын!

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев