Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Карманлылар хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрү эшен яңартып җибәрде

Җәйге яллардан соң Карман клубында маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар яңадан эшкә кереште.

Карманлылар да махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә, ә ир-егетләр окоп шәмнәре ясый. Эшне оештыру уңайлы булсын өчен ватсапта төркем дә булдырганнар. Аның аша материал җитмәгәндә, ярдәм кирәк булганда хәбәрләшәләр.

— Безнең Карманда бердәм халык яши. Әлегә челтәр үрергә йөрүчеләр аз. Башкалар да шушы көннәрдә кушылыр дип уйлыйбыз, — ди Карман клубы мөдире Рамилә Мөхәсимова.

Фотолар клубтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев