Карамалы бистәсендә хәрби хезмәттән кайткан солдат белән очрашу узды
Карамалы бистәсе клубында чакырылыш буенча хәрби хезмәттән кайткан Герман Юрк белән очрашу оештырылды.
Герман Ватан алдындагы изге бурычын Белградта үткән. Егет Ватанга тугры хезмәте өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.
Яшьләр клуб ишеген ачып кергән армия формасындагы медальле егеткә сокланып карадылар. Герман яшьләр белән хәрби хезмәткә булган мөнәсәбәте һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Үзеңне хәрби хезмәткә ничек әзерләргә, кечкенәдән сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде. Булачак солдатлар Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәннән соң, перспективалар турында да белделәр. Яшьләргә шулай ук хәзерге хәрби хезмәткәрнең көнкүреше, туклануы, туганнары һәм якыннары белән аралашуы кызыклы булды.
«Хәрби хезмәтен тәмамлап бистәбезгә кайткан егетләр белән очрашулар безнең клубта традициягә әверелде һәм яшүсмерләрне гражданлык — патриотик тәрбияләүдә мөһим урынны алып тора. Шундый батыр уллар тәрбияләп үстергән әти-әниләргә рәхмәт», — ди Карамалы клубы җитәкчесе Илсөяр Хәлиуллина.
Фотолар клубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев