Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кәрәкәстә Сабантуйга бүләк җыючыларны авыл халкы матур итеп каршы алды

Узган ялларда районыбыз авылларында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар.

Кәрәкәстә Сабантуйга бүләк җыючыларны авыл халкы матур итеп каршы алды. Фотолар авыл мәдәният йортыннан

Милли бәйрәмебез Сабантуйны каршы алу йолаларының берсе — бүләк җыю. Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Узган ялларда Кәрәкәс авылында да Сабантуена бүләкләр җыйдылар.

«Авыл халкы бердәм булып бүләк җыючыларны тәмле теле, җыр-бию, җор сүзләр, матур-матур бүләкләр белән каршы алды. Киң күңелле авылдашларыбызга, бүләк җыюда катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп биргән бүләк кенә башкаларны сөендерер, үзебезгә дә шатлык китерер, ди халкыбыз», — ди Кәрәкәс мәдәният йорты директоры Рәмзия Зиазова.

Кәрәкәстә Сабантуй 12 июньдә — Россия көнендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев