Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак
Кәрәкәстә авыл көне 1 августта «Кирәк бары тынычлык» шигаре астында махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итү максатыннан уздырылачак.
Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы, җырчы Сәрия Нәбиуллина оештыра. Быелгы бәйрәм 1 августта кичке сәгать 5тә узачак. Ул «Кирәк бары тынычлык» дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлана. Бәйрәм барышында хәрби егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнәчәк. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән акча да җыелачак.
Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Бәйрәмдә җырчылар Сәрия Нәбиуллина, Рөстәм Асадуллин, Илшат Сафин, ИлГәрәй, Рафис Кәлимуллин, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар, Алмаз Ишморатов, Илзирә чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев