Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәрәкәстә авыл көне Ватаныбыз сагында торучы егетләргә багышланачак

Соңгы елларда Кәрәкәстә авыл көне үткәрү матур традициягә әйләнде. Аны шушы авыл кызы Сәрия Нәбиуллина оештыра.

Быелгы бәйрәм 3 августта кичке сәгать 5тә оештырыла. Ул “Исән кайтыгыз, солдатлар!” дип аталып, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә багышлана. Бәйрәм барышында егетләрнең әти-әниләре, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүче апалар хөрмәтләнәчәк.

-Кәрәкәстә уза торган авыл көненә тирә-як шәһәр-районнар, авыллардан, хәтта Башкортстаннан да киләләр. Мәйданга урна куелачак. Җыелган акча маскировка челтәрләре үрүчеләргә бирелеп, алар аны нәрсәгә тотачагын хәл итәчәк. Егетләребез исән-сау кайтсыннар иде, аларның әти-әниләренә сабырлык телим. Бәйрәмдә җырчылар Гөлдания Хәйруллина, Нәркис Зиннәтуллин, Римма Никитина, Инзилә Сәлимова, Артур Салихов, Рөстәм Асадуллин, Илсур Нәбиуллин катнашачак, - ди Сәрия ханым Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев