Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәрәкәс авылында яшәүче Майсәрвәр әбигә 90 яшь тулды

Язмыш безне төрлечә сыный. Рухи яктан көчле кешеләр катлаулы сынауларны, сынмыйча-сыгылмыйча, җиңеп чыга. Бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Майсәрвәр Зыятдин кызы Ханнанова - әнә шундыйлардан.

 

-Юбилее белән котларга килгән район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев, автоклуб хезмәткәрләрен үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды Майсәрвәр апа, - ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.
Кәрәкәс авылында Зыятдиновлар гаиләсендә 1934 елның 16 гыйнварында  игезәк кызлары туа. Аларга Майсәрвәр һәм Майфәрвәз дип исем кушалар. Кызларның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.  Майфәрвәз Аксар егетенә кияүгә чыга. Кызганыч, аның бу якты дөньядан киткәненә дә 12 ел булган иде. Ә Майсәрвәр апа гомере буе туган авылында яши. Гаиләдә дүрт бала үстергәннәр. Колхозда эшләп пенсиягә чыккан. 
Майсәрвәр әбигә күзләр генә тимәсен, хәтере ачык, акылы камил, хәрәкәтләре җитез. Бала кайгысы да күрергә туры килгән анага: күптән түгел газиз  улын соңгы юлга озаткан.  90 яшендә дә әле тәмле итеп ашлар пешерә, кыяр-помидорын тозлый, телевизор карап, илдәге бөтен яңалыкларны белеп тора.


Кызы Нөзилә Хәбибуллина әнисенең сабырлыгына, тырышлыгына сокланып шигырьләр дә яза. Шуларның берсен укучыларызга да тәкъдим итәбез.

Әни

Әни, әни, әкият сөйләле!
“Кәжә белән сарык”ны,
“Үги кыз”ны, 
“Убыр карчык”ны,
“Гөлчәчәк”не,
“Тегүче куян”ны
Тагын берне, әни,
Тагы сөйләле...
Әни, әни! Мәзәк сөйләле...
“Хужа Насретдин”,
“Мең дә бер кичә”не!..
Кайгыларын 
Читкә куеп торып
Әни безгә мәзәк сөйләде...
Үсә төштек,
Күпме борчу, күпе мәшәкать?!
Ә без һаман
Әни, әни ,кызык сөйләле!..
Игезәк кызлар, мәктәп хәлләрен,
Егетләрнең буталып беткәнен...
Ничек  Чиләбегә чыгып киткәнең,
Икмәк заводында эштә
Зур квас кисмәгенә төшкәнең…
Еллар бер-бер артлы уза баралар.
Колхоз эше, йортта мал-туар,
Һәр фасылның була үз эше,
Ял дигәне була кул эше.
Күңелдә әле дә
Гомернең һәр мәле.
Әни-әни! Безнең бәләкәй чакны,
Безнең кызыкларны сөйләле...
Туксан яшең ишек какканда да, әни,
Безгә һаман кызык сөйләле...
Өлкән бала ана белән бергә картая,
Миңа  да инде житмешкә
Бары өч адым кала.
Әни моны да бары кызыкка ала,
Бу картайса мине
Кем карар соң, диеп,
Барыбызны көлдереп ала.
Аякларың сызласа да,
Кан басымың котырса да,
Сыгылмыйсың, сукранмыйсың, әни!
Шөкер итеп, үзең белеп дару йотып,
Бүгенеңә тик куанып,
Барыбызга изге теләк теләп, дога укып,
Яшисең син юк-бардан да көлә-көлә,
Бу дөньядан кызык табып,
Барыбызга үрнәк булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев