Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәрәкәс авылында яшәүче Әмир Вазагиев агачтан әкияти матурлык тудыра

Гади агачтан сәнгать әсәре ясый ул.

Агачтан ясалган урындыклар, өстәлләр, сандыклар, вазалар, балалар җиһазы, кошларга бизәкләп эшләнгән җимлек, сыерчык оялары... Болар барысы да гади генә агачтан тудырылган матурлык. Вазагиевлар хуҗалыгына аяк баскач, әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Гаҗәп бит: гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була икән! Юкка гына Әмир абый кебек осталар турында «алтын куллы» дип әйтмиләр шул.

Уйлап карасаң, югары технологияләр үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү, йорт җиһазларын ясап мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Шулай да кулдан ясалган әйберләр һәрчак игътибар үзәгендә. Агач, металл, балчыктан ясалган, я чигелгәнме ул — үзең тудырган матурлык, һәр эшләнмә эксклюзив була.

Әмир абый гади көнкүреш җиһазларында матурлыкны күрә белә, шул ук вакытта аларның экологик чиста материалдан булуларына, ныклыгына әһәмият бирә.

-Бабам — әниемнең әтисе бик талантлы кеше булган. Заманында агачтан комодлар, шкафлар ясаган. Ә бит ул чорда аның хәзерге кебек инструментлары да булмаган, барысын кулдан эшләгәннәр. Ә бит бүген нинди генә станоклар юк! Мин үзем күбесенчә станокларда эшлим. Башлангыч классларда укыганда уйнарга кылычлар, калканнар, мылтыклар ясый идем. Мәктәптә сызым, астрономия дәресләрен бик ярата идем. Миндә агачка мәхәббәт табигать тарафыннан салынгандыр, шулай ук мирас итеп тә тапшырылгандыр, — ди ул.

Әмир абый армия хезмәтен тутырып кайткач, КАМАЗның двигательләр заводына эшкә урнаша. Өйләнә, малосемейка бирәләр. Әмма заводта да тимер-томыр арасында агачка тартыла күңеле. Цехта бер дусты агач поддоннарны, кирәкмәгән агач кисәкләрен бирә торган була. Аларда ктөнгә кадәр утырып Әмир абый төрле әйберләр ясый. Иң беренче ясаган эше — мәчет. Аннан туган йорты һәм ишегалды корылмалары макетын ясый.

— Агач эше минем җаныма ял бирә, күңелем тынычлана. Мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың. Ә аның исе генә ни тора, — ди Әмир абый.

Заводта эшләгәндә агачны эшкәртү уңайлы булсын өчен үз сызымы буенча хезмәттәшләре ярдәмендә зур булмаган циркуляр станок ясый. Ә инде станокта эш тә тизрәк бара. Аннан үз остаханәсен булдыра. 35 ел Чаллыда яшәгәннән соң Вазагиевлар, шәһәр тормышын калдырып, Әмир абыйның туган авылы Кәрәкәскә күченеп кайталар. Элекке иске өй урынына яңасын салалар. Хәзер алар биредә тормыш иптәше Рима белән иңгә-иң куеп гомер итәләр. Ялларда балалар, оныкларын көтеп алалар.

Әмир Вазагиев гаражын остаханә итеп үзгәрткән. Аның көне, төне дә диярлек шунда уза. Римасы һәр эшендә таянычы, киңәшчесе. Аңа ул чәчәкләр үстерергә матур савытлар ясап бирә. Римма апа да Кәрәкәсне яратып, үз итеп яши. Авылның мәдәни тормышында актив катнаша, матур итеп җырлый, спектакльләрдә уйный. Клубка маскировка челтәрләре үрергә дә йөри. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, Кәрәкәс клубында махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүчеләргә рамнарны да Әмир абый ясап биргән.

Останың әкияти матур эшләнмәләреннән сыерчык ояларын, җимлекләрне аерым әйтергә кирәктер. Бу кош оялары һәм ашханәләре нык кына түгел, ә искиткеч матур да: аларда уеп ясалган тәрәзәләр, ишекләр, коймалар һәм хәтта өстәлләр белән бизәлгән эскәмияләр дә бар.

-Башта сыерчык ояларын гади итеп кенә ясый идем. Тора бара аларны бизәкләп ясау идеясе туды. Сызым, проектлар буенча эшләмим — бар идеяләр дә башта саклана. Бик күп агач сатып алам, утынга калмый да диярлек — барысын да кулланам. Мин кечкенә кисәкләрне дә кисәргә, ябыштырырга, буярга яратам. Барысы да экологик чиста булсын өчен, пропитканы иссез кулланам. Кошлар кискен исне яратмый, — ди оста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев