Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кәрәкәс авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Яңа ФАПны ачу тантанасына авылда игелекле эш башкаручылар – махсус хәрби операция зонасына маскировка челтәрләре үрүче апалар да килде.

Зәй районы Кәрәкәс авылында Республика һәм Шәһәр көнендә тантаналы шартларда авыл халкы һәм җитәкчеләр катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында сафка бастырылды.

ФАП медицина хезмәткәренең нәтиҗәле эшләве өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкы диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында үз сәламәтлекләрен тикшерә, димәк, озын гомерлелекне арттыра алачак.

ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев,  район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Вадим Усманов,  олы кунаклар катнашты.

- Әлеге фельдшер-акушерлык пункты да сезгә хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын, – диде район башлыгы чыгышында.

Бина ачылу тантансына килгән авыл халкы шундый заманча ФАП өчен рәхмәтен җиткерде. Кәрәкәстә Раушания Исламова инде 39 ел халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Раушания Сәлимовна - тәҗрибәле, авыл халкының олы хөрмәтен яулаган фельдшер. Ул якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәт сүзләрен белдерде.

Тантанада Раушания Исламова нәтиҗәле тырыш, намуслы хезмәте өчен район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев