Кар чистартуга машиналар комачауламасын
Бу көннәрдә кар күп яуды, буранлап та алды. Бу, үз чиратында, юлчыларга зур мәшәкатьләр тудыра.
Зәйнең юл хезмәтләре урамнарны кардан чистартуны дәвам итә. 17 декабрьдә иртәнге сәгать 2дә шәһәрнең Ленин урамыннан кар чыгару планлаштырыла.
«Благострой» ҖЧШ шәһәр халкына, территорияне сыйфатлырак чистарту өчен, транспорт чараларын юлның шушы участогында калдырмауларын сорап мөрәҗәгать итә. Төп юлдан тыш, социаль объектларга керү юллары (мәктәпләр, балалар бакчалары) һәм парковка урыннары чистартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев