Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кар белән «көрәш» дәвам итә

Барлыгы 2980 рейс кар чыгарылган.

Быелгы кышта күпләп яуган кар юл хезмәтләре, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен җиң сызганып эшләргә мәҗбүр итте.

«Благострой» ҖЧШ 2024 ел башыннан 5 февральгә кадәр шәһәрдән «КамАЗ» машиналарында 2980 рейс кар чыгарган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, өч мәртәбә күбрәк.

— Шәһәрне кардан чистартуда һәм кар чыгаруда бернинди тоткарлыклар да юк. Коллектив тотрыклы эшли. 25 берәмлек техника тәүлек әйләнәсе кар чистарту, җыю, чыгару белән мәшгуль. Быел кар күп, берничә көн эчендә айлык норма яуган очраклар да бар. Агымдагы елда без ике трактор алдык. Өстәмә техника булу эшне күпкә җиңеләйтә, — ди «Благострой» ҖЧШ директоры Максим Сабанов.

Урамнарны кардан чис-тарту көндезге вакытта да дәвам итә, кар чыгару буенча төп эш, шәһәр халкына автомобильләрдә йөрүгә комачауламас өчен, төнлә башкарыла.

— Эш өч сменада оештырылган. Кар чистартучы техникаларга юл буйларында калдырылган машиналар арасыннан авырлык белән үтәргә туры килә, бу күп вакытны ала һәм эш сыйфатын киметә. Барлык машина йөртүчеләрдән транспортларын юлда калдырмаска һәм мөмкин булганча кар җыю техникасы эшли торган участокларны әйләнеп үтүне сорыйбыз, — ди ширкәт мастеры Роман Миронов.

Зөфәр Вәлиуллин «Благострой» ширкәтендә 5 ел хезмәт куя. Без ул эшләгән участокта булган көнне аның 55 яшьлек юбилее да иде. Юбилеен ул яраткан хезмәтендә — погрузчигы руле артында шәһәрне кардан чистартып каршылый. Зөфәр абый Түбән Каманың Кызыл Чапчак авылыннан Зәйгә килеп эшли.

— Башта эшкә килгәнче иртүк торып малларны карыйм. Быел кар мул ява. Аллаһы Тәгалә биргәч инде нишлисең — сөенергә генә кала. Шәһәрне булдыра алган кадәр кардан чистартырга тырышабыз. 9-11 сәгать эшләгән көннәр дә була, — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев