Каникулларда юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар
Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары якынлашу уңаеннан Зәй районында ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, “Юл куркынычсыздлыгы” фонды белгечләре белән берлектә мәгариф учреждениеләрендә булып, профилактик аңлату эшләре алып баралар, яллар вакытында юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.
Хезмәткәрләр ата-аналар җыелышларында катнаша, сыйныф сәгатьләре үткәрә, “Яшь юл инспекторлары” отрядлары әгъзалары урыннарга чыгып юл кагыйдәләрен үтәү темасына чыгышлар ясыйлар.
Балаларга һәм ата-аналарга киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу мөһимлеге искәртелә, олы юлларда йөрү тәртибе аңлатыла, балаларны транспорт чарасында утыртып йөрүдә үтәлергә тиешле чаралар турында кабатлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев