Камиләгә хәрбидән сәлам
Күңел кылларын тибрәтерлек күркәм мизгелләр тормышыбызны бизи. Әнә шундый матур чара 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Зәй районы Югары Мәлем авылы мәктәбендә узды.
Мәктәпкә махсус хәрби операциядә катнашучы «Тыкила» кушаматлы егетнең әти-әниләре килеп үзенчәлекле миссия башкардылар. Билгеле булганча, мәктәп укучылары гуманитар ярдәм белән бергә солдатларга күңел җылысын кушып язган хатларны да җибәрәләр. Әнә шундый җылы эчтәлекле хатны Югары Мәлем мәктәбендә укучы дүртенче сыйныф укучысы Камилә Гыйниятуллина да хәрби зонага юллый. Аның хаты «Тыкила» кушаматлы Зәй егетенә барып ирешә. Укучы кызның матур теләкләренә күңеле булган егет әти-әнисеннән Камиләне эзләп табып 8 март бәйрәме белән котлавын үтенә. Ә улларының теләген алар мәктәпкә килеп үтиләр.
— Шундый күңелләргә тия торган очрашу булды. Хәрби егетнең әтисе дә Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан булган, ул улының анда нинди кичерешләр алганын яхшы белгәнгә күрә, аның теләген һичшиксез үтәргә килдек, дип сөйләде безгә. Алар Камиләгә зур бүләкләр, баллы күчтәнәчләр тапшырдылар. Мәктәбебезнең барлык укучылары да алардан тәм-томнар алды. Әлеге чара чын мәгънәсендә «Батырлык дәресе» булды укучылар өчен, чөнки кунаклар хәрби улларының сәламнәрен җиткереп, аларның туган якка һичшиксез җиңү белән кайтачакларын белдерделәр. Ә солдат анасы фронттагы һәр ир-егетнең исән-имин әйләнеп кайтуын барыбыз бергәләп телик, дип сорады, — ди Камиләнең әнисе Алсу ханым.
Укучылар исә алга таба да хәрбиләрне җиңүгә дәртләндереп торучы җылы эчтәлекле хатларны язарга вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев