Камилә Галиуллина: “Барлык балаларга да бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын”
Камилә Галиуллина Түбән Биш мәктәбенең X сыйныфын тәмамлады. Буш вакытларында ул кулына каләм алып, күңелендә туган хисләрне кәгазьгә яза. Аның Халыкара балаларны яклау көненә багышлап язылган язмасын тәкъдим итәбез.
Балачак - ул бик матур вакыт. Бу вакытта уйнарга, хыялланырга, күңел ачарга һәм тылсымлы әкиятләр укырга мөмкин. Балачак якты төсләргә бай. Ул бер сихри ил, анда барысы да гади һәм кызыклы тоела. Без чынлыкта булмаган бар нәрсәгә ышанабыз. Без балачагыбызны һәрвакыт якты хатирәләр белән искә алабыз. “Их, кайтасы иде шул вакытка!” – дип әйткән чаклар да күп була. Сагындыра ул бәхетле, бер кайгысыз балачак! Барлык балаларга да бәхетле балачак, якты киләчәк насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев