Камил хәзрәт Сәмигуллин ришвәтчелеккә дини караш турында белдерә
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бер-берегезнең малын нахак белән ашамагыз, ди.
Коръәндә ришвәтчелек турында нәрсә әйтелә?
Ришвәтчелек теге яки бу рәвештә һәр дәүләттә очрый. Россия җәмгыяте өчен дә, кызганычка каршы, бу «чир» билгеле бер күләмдә хас. Ришвәтчелек гадәттә илнең сәяси, иҗтимагый, икътисади проблемаларының нәтиҗәсе буларак искә алына. Ә Ислам күзлегеннән караганда, шул ук сәяси, иҗтимагый, икътисади проблемаларының сәбәпләре әхлаксызлык һәм рухи хәерчелектән килә. Моңа гаҗәпләнәсе юк: кешегә хас булган вәсвәсәгә бирелү, нәфескә иярү турыдан-туры аның намусының һәм вөҗданының дәрәҗәсеннән, күңелендә булган иманыннан тора.
Ришвәтчелек турында Ислам ни әйтә соң? Коръәни Кәримдә бу гамәл катгый рәвештә тыела. Аллаһы Тәгалә болай ди:
وَلَا تَأْكُلُوا أَمْوَالَكُم بَيْنَكُم بِالْبَاطِلِ وَتُدْلُوا بِهَا إِلَى الْحُكَّامِ لِتَأْكُلُوا فَرِيقًا مِّنْ أَمْوَالِ النَّاسِ بِالْإِثْمِ وَأَنتُمْ تَعْلَمُونَ
Мәгънәсе: «Бер-берегезнең малларын (риба, талау кебек һәм, гомумән, Аллаһ кушмаган) нахак (юллар) белән ашамагыз. (Ялгышлыгын һәм гөнаһлылыгын) Үзегез белә торып, кешеләрнең бер өлеш малларын гөнаһ белән ашавыгыз өчен хакимнәргә бирмәгез» («Әл-Бәкара» («Сыер») сүрәсе, 188 аять). Димәк, Аллаһның китабында чит кешенең мал-мөлкәтен хокуксыз үзләштерү хәрәм һәм гөнаһлы санала. Дәүләт хезмәтендә эшләгән затларга ришвәт бирү дә — шул исәптә. Бу аяттән күргәнебезчә, ришвәтчелек үзе яңа күренеш түгел, ул имансызлыкта, ялгышлык һәм томаналыкта яшәгән әүвәлге дәүләт һәм җәмгыятьләргә хас булган. Аллаһы Тәгалә безгә элекке халыклар арасында таралган ришвәт алу-бирү турында хәбәр итә һәм мөселманнарны охшаш хаталар кылудан кисәтә:
وَتَرَى كَثِيرًا مِّنْهُمْ يُسَارِعُونَ فِي الْإِثْمِ وَالْعُدْوَانِ وَأَكْلِهِمُ السُّحْتَ لَبِئْسَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Мәгънәсе: «(Рәсүлем!) Алардан күбесенең (ялган кебек зур) гөнаһлар, золымнар һәм (аеруча) харам ашауларда ярышканнарын күрерсең. Һичшиксез, алар кылган нәрсәләр никадәр яман!» («Әл-Маидә» («Табын») сүрәсе, 62 аять). Кызганыч ки, мең еллар узса да, бу аять үзенең актуальлеген югалтмый һәм бүгенге заман җәмгыятенең дә әхлак дәрәҗәсен сүрәтли. Әмма Ислам тавышы бу кимчелекләрдән сакланырга, алар белән көрәшергә чакырып, югарыдан яңгырый. Динебез иман китерүчеләрне икейөзлелек һәм рибачылык рухи һәлакәткә илтүдән кисәтә:
إِنَّ الَّذِينَ يَكْتُمُونَ مَا أَنزَلَ اللَّهُ مِنَ الْكِتَابِ وَيَشْتَرُونَ بِهِ ثَمَنًا قَلِيلًا أُولَئِكَ مَا يَأْكُلُونَ فِي بُطُونِهِمْ إِلَّا النَّارَ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
“Шәһри Казан” газетасы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев