Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Камал театрының яңа бинасы - татар мәдәни үзәге булачак

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Яңа театр бинасы Киров дамбасы буендагы территориядә булыр дип көтелә.

«Без республика башкаласы өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга керештек: Казансу ярында Милли китапханә белән янәшә балалар паркы, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының заманча яңа бинасы төзелә. Ул Кабан күле экосистемасын һәм Иске Татар бистәсен берләштерер, матур архитектура объекты һәм татар мәдәнияте үзәге булыр дип уйлыйм», - диде ул Дәүләт Советына юлламасында.

Республика башлыгы билгеләвенчә, анда  су өстендә йөрү һәм ял итү өчен яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк, моның өчен шәһәр институты Казан мэриясе белән берлектә тиешле планны эшләүгә керешкән инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев