Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Календарьлар булдыру

Зәйнең «Радость» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә хезмәтләр алучылар «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы кысаларында стена һәм кесә календарьлары әзерләү буенча мавыктыргыч эшкә чумды.

Әлеге календарьлар Яңа ел алдыннан бүләк ясау өчен дә бик кирәк. Аны әзерләүчеләр 2025 елның символы булган еланны аермачык сурәтләргә карар кылдылар. 

Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укучылар текст һәм график дизайн нигезләрен үзләштерделәр. 

Макет өстендә эш тәмамлангач, аны бастыру эше башкарылды. Соңыннан бастырылган кадендарьларны резак ярдәмендә кистеләр һәм ламинацияләделәр. 

«Һәр катнашучы дәресләрдән үзенең уникаль кесә календаре белән китте, ул аларның хезмәте һәм фантазиясе нәтиҗәсе булды. Бу тәҗрибә балаларга полиграфия өлкәсендә үзләрен чын профессионаллар итеп тоярга мөмкинлек бирде, бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте», — ди бүлек мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев