Каләмдәшебез мәртәбәле бәйге җиңүчесе
Тумышы белән Зәй кызы Ольга Степанова «Гаилә һәм Россиянең киләчәге» массакүләм мәгълүмат чаралары Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.
Мәртәбәле жюри Ольганың алкоголизм һәм төрле азартлы уеннарга бәйлелектә булган кешеләр турында әзерләнгән публицистик материаллар циклын югары бәяләгән. Ул «Муниципаль һәм башка интернет мәгълүмат чаралары» номинациясендә җиңүче. Бәйгегә Россиянең 72 төбәгеннән 609 эш кабул ителгән. Шулар арасында якташыбыз Ольга Степанованың уңышка ирешүе зур мәртәбә.
Ольга Степанова безнең хезмәттәшебез буларак та «Новый Зай» газетасында хезмәт куйды. Беренче журналистлык чарлануын да ул әлеге редакциядә алды. Бүгенге көндә Ольга «Челнинские известия» газетасында эшли. Якташыбызны уңышлары белән тәбриклибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев