Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Калай банкаларны ташламагыз, окоп шәмнәре ясау өчен волонтерларга китерегез

Салкыннар башланды, сугышчылардан окоп шәмнәренә заявкалар күп килә. Солдатларыбызга җылыныр, ризык җылытыр өчен кирәк ул окоп шәмнәре.

Мондый шәмнәр озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән тимер мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала. 

Районда бик күп ноктада, мәктәпләрдә окоп шәмнәре ясыйлар. Ләкин шәмнәр ясау өчен калай банкалар бик күп кирәк. Зинһар, мондый банкаларны чүпкә ташламагыз, ә волонтерларга китерегез. Күпфатирлы йортларда аларны подъездларда җыярга була. Банкалар җыелуга, волонтерлар аны үзләре килеп тә ала. 

Окоп шәме ясау өчен гадәттә консервланган яшелчә-җимеш, шулай ук балалар ризыгы катнашмасыннан бушаган калай банкалар кулланыла. Пыяла савытлар ярамый. Банкалар чиста, юылган булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев