Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Какшамас рухлы ул

Елена Минһаҗева - көчле гүзәл затларыбызның берсе.

Эчке эшләр органнары ветераны, бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева  шәфкать туташыннан алып полициядә психологка кадәр һөнәри юл үткән.

Хатын-кыз образын без үзенең нечкә һәм йомшак күңеле белән дөньяны матурлыкка күмүче илаһи зат дип күз алдына китерәбез. Арабызда батыр, какшамас рухлы һәм көчле гүзәл затларыбыз да бар. Елена Рәүфовна – нәкъ менә шундыйлардан.

1992 елда медицина училищесын тәмамлаган кыз Зәй район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә шәфкать туташы булып эшкә урнаша.  Сигез елга якын биредә хезмәт куя. Ләкин язмыш аңа икенче борылыш әзерләгән булып чыга. Медицинада эшләү белән бергә параллель рәвештә ул психология буенча читтән торып югары белем ала. Соңгы курста укыганда практика мәсьәләсе килеп баса. Танышы полициядә психолог вазифасы булуын әйтә. Шул уй белән Елена район эчке эшләр бүлегенә юл тота.  

“Мин хатын-кызларны эшкә алмыйм”, – ул чактагы җитәкче шулай дип җавап бирә кызга.  

«Ярый, юк икән, юк», – ди Елена, ләкин үзенә практика узу мөмкинлеге бирүләрен үтенә. 

Аны җитәкченең кадрлар буенча урынбасары Анатолий Талапинга җибәрәләр. Ул вакытта бүлектә психолог булмый һәм ул Елена Рәүфовнаны тыңлап, патруль-пост хезмәтендә социаль-психологик тикшеренүләр үткәрергә рөхсәт бирә. Ул тикшеренүләр, сораштырулар үткәрә, моның ни өчен кирәклеген аңлата.

Күпмедер вакыттан соң  шалтыратып, полициядә эш тәкъдим итәләр. Медицинаның ачык дөньясыннан хокук саклау органнарының ябык системасына күчү җиңел бирелми. 

«Дәваханәдә кешеләр   ачыграк, ә полициядә, әлбәттә, ябыграк. Монда хезмәтнең үзенчәлеге үзен сиздерә», – ди Елена Рәүфовна. 

Ул баштан аяк психолог эшенә чума, хезмәттәшләре ышанычын яулый.

Ә эш җитәрлек була: хезмәткә һәм вазифага керешкәндә кандидатларның психодиагностикасы, психологик портретлар төзү, Чернобыль атом-электр станциясенә командировкага китүче хезмәткәрләрне озата бару, гадәттән тыш хәлләрдә булганнарның гаиләләре белән эшләү, табель коралын беркетү өчен тикшерү...

Ул психологик әзерлек буенча мәҗбүри шөгыльләргә дә җан өрергә тырыша, хезмәт этикасы һәм психологик куркынычсызлык нигезләрен өйрәтә. Ике ел  милиция лицеенда психология дәресләре алып бара. 

Елена Рәүфовна  кабинетта гына утырмый:  җәмәгать тәртибен саклауга, рейдларга чыга, җыелма отряд      составында Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүдә җәмәгать тәртибен саклауда эшли. Аңа кадрлар эшен дә үзләштерергә туры килә, чын мәгънәсендә күпкырлы белгеч була.

Бүгенге көндә Елена Минһаҗева – юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча муниципаль хезмәткәр.  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспектор гади һөнәр түгел, ул балаларның юлда имгәнүләрен киметүгә юнәлдерелгән төрле категориядәге гражданнар белән актив эшләүне күздә тота. Бу – мәгариф оешмалары белән эшләү, массакүләм чаралар үткәрү. Эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев