“Кайтсам әгәр туган авылыма...”
Шушы исемдәге ял концерты Суык-Чишмә авылында узды.
Авылдашлары өчен Илфир һәм Альбина Габидуллиннар бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Бәйрәмгә районыбыз җырчылары Фәннур һәм Тәслимә Миннекәевларны да чакырганнар.
Илфир дистә елга якын мәктәптә балаларга белем биргәннән соң, бүгенге көндә нефтьче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше Альбина «Энергетик» Мәдәният сараеның концерт группасында эшли. Бәйрәмгә махсус кунаклар итеп чакырылган Тәслимә һәм Фәннур Миннекәевлар да - “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре. Фәннур – “Адымнар” клубы җитәкчесе, Тәслимә - мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире.
Суык-Чишмә авылында кайчандыр башлангыч мәктәп, клуб, китапханә гөрләп эшләп торган. Бүгенге көндә боларның берсе дә юк инде. Авыл халкы елга бер мәртәбә –Сабантуйда гына җырчыларны зарыгып көтеп ала.
Иске мәктәп бинасында оештырылган ял концертына суыкчишмәлеләр залны тутырып килде. Аның программасына популяр композиторларның җырлары кертелгән иде. Фәннур һәм Тәслимә Миннекәевлар, Илфир һәм Альбина Габидуллиннарның чыгышын тамашчылар алкышларга күмделәр. Алар белән бергә кушылып җырладылар, биеделәр.
Хәтта җыр-моңга сусаган авыл халкы үзләре дә кушылып китеп, авылдашларына матур җырларын бүләк иттеләр. Суык-Чишмә - талантларга бай авыл. Урман уртасында утырган авыл өчен бу гаҗәп тә түгелдер. Заманында бөтен Татарстанны шау-гөр итеп торган “Умырзая” халык ансамбленең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир абый Җиһаншин да шушы авыл егете иде бит.
Ике сәгатьләп барган концерның ахырына якынлашуы сизелмәде дә.
Тамашачылар концерт программасыннан чын күңелдән ял иттеләр, аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
-Безнең кебек кече авылларны онытмагыз. Без бүген рәхәтләнеп ял иттек. Концертта катнашкан һәр җырчыга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Мондый ял кичәләре дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз,- диде Саймә Җиһаншина.
Соңыннан авылдашларының теләкләре буенча артистлар күмәкләшеп фотога да төште.
Эльвира Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев