«Кайнар йөрәкләр» кайнарландырды
Конкурс Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан үткәрелде.
25 апрельдә «Тылсымлы әкият» бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында «Кайнар йөрәкләр» муниципаль конкурсына нәтиҗә ясалды.
Дистанцион форматта узган чарада 11 балалар бакчасыннан 75 бала һәм 25 педагог катнашты.
Бүләкләү тантанасында район янгын күзәтчелеге бүлеге баш инспекторы Зөлфия Ризванова, «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте»нең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина катнашты.
– Конкурсның төп максаты – балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү системасын камилләштерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булдыру. Төрле иҗади эшләрне күзәтү бик кызык булды. Янгын куркынычсызлыгы темасына шигырьләр, җырлар яңгырады, биюләр дә булды, – ди Зөлфия Ризванова.
Жюри һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне билгеләде (урта төркем – 4-5 яшьлек балалар, өлкән төркем - 5-6 яшьлек балалар, әзерлек төркеме – 6-7 яшьлек балалар).
Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
– урта төркемдә “Кояшкай” – I, “Тату гаилә” бакчасы II урынны алды.
– өлкән төркемдә “Күкчәчәк”, “Алтынчәч” – җи-ңүче, “Уймак кыз”, “Кыңгырау чәчәк” – II, “Шатлык” бакчасы III урында.
– әзерлек төркемендә “Урман әкияте” – беренчелектә. “Якты коңгыз” икенче урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев