Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак

Биш көнлек эш атнасы белән эшләүче республика халкы гыйнвар башында 11 көн рәттән ял итте. Әмма сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләре эшкә чакырган башка категорияләр бу көннәрдә эшләүләрен дәвам итте, дип яза Татар-информ.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, кайбер татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев