Кадердә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ишекләрен ачты
Татарстанда соңгы елларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлдә. Зәй районында да аның буенча инде берничә авыл җирлегендә яңа биналар барлыкка килде, бүген чираттагысы Кадер авыл җирлегендә ачылды.
8 миллион ярым сумга якын чыгымнар таләп иткән заманча төзелеш, бинаны сафка бастыруны да, җиһазландыруны да үз эченә алды.
— Элек авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре мәдәният йортындагы бер бүлмәдә урнашып эшли идек. Ә инде хәзер яңа бинадагы иркен кабинетларда төрле мәсьәләләрне хәл итүне уртага салып сөйләшү, авыл халкын мөрәҗәгатьләре буенча кабул итү мөмкинлеге тудырылды. Ышандырып әйтә алам, башкарма комитет бинасы халыкка лаеклы хезмәт итәчәк — ул авылда беренче чираттагы бурычларны хәл итү өчен гражданнар белән аралашу һәм очрашулар үзәге булачак. Ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Уңайлы, якты кабинетлар, матур интерьер, барлык кирәкле элемтә тоташтырылган, — дип билгеләп үтте Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова.
Тантанада катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов һәм ТРның Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов халыкка мөрәҗәгать итеп, актив яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар. Авылда төрле һөнәрчелек эшчәнлеге, фермерлык хуҗалыклары ачу, эшләтү өчен төрле дәүләт программаларыннан файдаланып кинәнеп яшәү мөмкинлегеннән файдалану мөһимлеген ассызыкладылар. Ә яңа бина актив эшчәнлек өчен киңәш алу, сезгә беренче ярдәм итү йорты булсын, диделәр.
Соңыннан төзелеш эшчәнлеген башкаручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев