Кадер мәктәбенә беренче сыйныфка биш укучы килде
Белем көнендә Кадер урта мәктәбендә яңа уку елында белем алачак 82 укучы тантаналы линейкага тезелде.
Беренче класс укучыларын башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамилә Дәүләтшина кабул итте.
Кадер мәктәбенә Бура-Киртә, Әхмәт, Туңылҗа, Пәнәче авылларыннан укучыларны автобус йөртә. Тантаналы чарада әлеге мәктәптә укучылары белем алучы авыл җирлекләре башлыклары катнашып, мәктәп коллективын, укучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар.

Беренче сентябрь - белем көне, балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме. Кадер мәктәбе укучылары озын, күңелле каникуллардан соң, шау-гөр килеп мәктәп бусагасын атлап керделәр.
Мәктәп директоры Рәйсә Исламова укучыларга теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды. Узган ел Кадер мәктәбе укучысы Карина Гыйльфанова татар әдәбиятыннан җиңү яулады. Линейкада аның укытучысы Алсу Әюповага “Татнефть” компаниясе вәкиле Роман Зарубежнов сертификат тапшырды.

Яңа уку елы башланганын искәртеп, күңелле кыңгырау чыңлады. Беренче кыңгыраудан соң укучылар бүлмәләренә таралдылар, сыйныф сәгатьләре башланып китте.
фотолар мәктәптән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев