Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадер мәктәбе укучысы төбәк конкурсында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды

Конкурста Кадер урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Лиана Габделхакова үзен сынады.

Яңа ел алдыннан Чаллының 37нче мәктәбендә «Җырлаучы дөнья» төбәк конкурсы узды. Бәйгедә мәктәп укучылары чит телдә җырлар башкарды.

Ул укучыларның башка халыклар мәдәнияте белән кызыксынуларын арттыру, чит телне өйрәнүгә мотивацияне үстерү, иҗади сәләтләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.

Конкурста Кадер урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Лиана Габделхакова үзен сынады. Ул инглиз телендә «Diamonds» дигән җыр башкарып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Лиананы конкурска мәктәпнең инглиз теле укытучысы Диләрә Калислямова әзерләде.

Лиананы һәм укытучысы Диләрә Ринатовнаны җиңү белән котлап, алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев