Кадер мәктәбе укучысы – “Күңел түреннән” Россиякүләм иҗади конкурсы җиңүчесе
Бу көннәрдә “Күңел түреннән” I Россиякүләм иҗади конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Конкурска биш номинациядә 500дән артык эш кабул ителде, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.
Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Белем.ру» ҖЧШ тарафыннан оештырыла. Ул әдәбият белән кызыксынган талантлы балаларны барлау һәм катнашучыларның иҗади потенциалын ачу, классик һәм заманча әдәби әсәрләрне уку белән кызыксындыру максатыннан үткәрелә.
Бәйгедә Зәй укучылары да катнашты. Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручылар арасында (13-18 яшь) Кадер мәктәбе укучысы Азилә Закирова җиңү яулады. Азиләгә узган атнада Казанда җиңүчеләрне котлау тантанасында Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Азиләне бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Әюпова әзерләде. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев