Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадер китапханәсендә сәламәт яшәү рәвеше буенча феcтиваль узды

24 апрельдә Кадер авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы «Сәламәт яшәү рәвешенә — салют!» фестивале кысаларында чара үтте.

Китапханәче Гөлфия Сөләйманова сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга, аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. Чарага «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дип исемләнгән рәсем һәм китап күргәзмәләре дә оештырылган иде.

«Залда „Начар гадәтләрне дус итмә“, „Сәламәт яшәү турында укы“, „Шифалы үләннәр“ китап күргәзмәләре оештырылып, аларга аңлатмалар бирелде. Үлән чәйләренең шифасы турында мастер-класс күрсәтелде. Үләннәрдән әзерләнгән чәй тәкъдим ителде. Балалар белән „Шалкан“ әкиятенә ияреп язылган театр күрсәтелде», — ди Гөлфия Сөләйманова.

Аннан барысы бергәләп флешмобка бастылар. Фестиваль кысаларында «Мин спортны яратам!» дип аталган фотозона да эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев