Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадер китапханәсендә китап укучылар конференциясе үтте

Кадер авылы китапханәсендә Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» китабы буенча узган китап укучылар конференциясендә өлкән буын сәяси репрессия елларында үз гаиләләрендә булган вакыйгалар, алар кичергән авырлыклар турында яшь буынга сөйләделәр.

1921-1953 еллардагы сәяси репрессия вакытында ил буенча бик күп каршылыклар туа. Иркен тормышлы кешеләрнең мал-мөлкәтен тартып алалар. Сарай-амбарларын сүтеп алып, фәкыйрьләргә тараталар яки колхозныкы итеп көйлиләр.
Шушы авыр елларны искә төшереп, Кадер авылы китапханәсендә Равилә Шәйдуллина-Муратның «Карт шомырт хатирәсе» китабы буенча китап укучылар конференциясе булды.

Аңа өч буын китап укучылар чакырылган иде: өлкән буын әбиләр, урта буын апалар һәм яшүсмерләр.

«Бу конференциянең максаты шушы әсәрдәге геройларның язмышлары аша яшь буынга тормышның кадерен белергә, ярдәмчел, игътибарлы булырга һәм кайда, нинди шартларда булсалар да, һәрвакыт кеше булып калу кирәк булуын төшендерү иде», — ди китапханәче Гөлфия Сөләйманова.


Конференция барышында Гөлфия Сөләйманова «Карт шомырт хатирәсе» романының эчтәлеген искә төшерде, ә китап укучылар шул романдагы образларга характеристика биреп бардылар. Шулай ук романнан өзекләр дә укылды. Ул елларда репрессия җиле кагылмаган гаилә бик сирәк булган. Өлкән буын шушы елларда үз гаиләләре белән булган вакыйгалар, алар кичергән авырлыклар турында яшь буынга сөйләргә тырыштылар. Яшьләр аларны игътибар белән тыңладылар.

Равилә ханымның бу романында җан тетрәндергеч язмышлар сүрәтләнгән. Чөнки репрессия золымының канлы тәгәрмәче аның үз нәселен, укымышлы, затлы, булдыклы Котдус картның, Муратовларның ишле гаиләләрен таптап, сытып узган. Язмыш гарасатлары аларны Себер сазлыкларына, Казан төрмәләренә илтеп ташлаган, могҗиза белән туган авылларында калганнарын кычкыртып талаган, адәм баласы түзә алмаслык шартлар куйган алар алдына. Әмма иманлы нәсел шушы шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмый, намусын җуймый, нинди хәлдә дә үзе турында түгел, башкалар турында уйлый, гаделлек һәм мәрхәмәтлелек үрнәге булып тора.

Әлфия Галиуллина, Кадер мәктәбе укытучысы.
Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев