Кадер китапханәсендә әфганчы егет белән очраштылар
Кадер авылы китапханәсендә «Әфганстан — йөрәк ярасы» дип аталган патриотик дәрес үтте.
Ул районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елы, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 35 еллыгына багышланды.
Очрашуга Әхмәт авылыннан әфган сугышында катнашкан Эльвир Шәмсетдинов чакырылган иде.
«Әлеге чараның максаты — укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, алар белән горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, батырлык төшенчәсенең асылын аңлату. Эльвир Фәретдин улы укучыларга әфган сугышында күргән авырлыклары, сугышчан иптәшләрен югалту ачысы турында сөйләде», — ди китапханәче Гөлфия Сөләйманова.
Очрашуда Ризида Абрамова һәм Әмир Сөләйманов сугыш темасына багышланган күңелләргә үтеп керердәй моңлы җырлар башкарды. Шулай ук Гөлфия Сөләйманова Кадер җирлегеннән әфган сугышында катнашкан егетләрне барлап, алар турында презентация тәкъдим итте.
Соңыннан укучылар Эльвир абыйларын мең дә бер сорау белән күмделәр. «Булачак солдатларга үзендә нинди хисләр тәрбияләргә кирәк?», «Сугышка кергәндә нинди хисләр кичердегез?» һәм башкалар. Бу сорауларга Эльвир абыйлары кыска гына итеп, ир-егет мондый вакыйгаларга һәрвакыт әзер булырга тиеш, дип җавап бирде.
" Мондый сугышлар кабатланмасын иде дип телибез. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез", — ди Гөлфия Сөләйманова.
Фотолар авыл китапханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев