Кадер бакчасында тәрбияләнүче балалар маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды
Кадер авылының «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан маскировка челтәре үрүче апалар янына килеп, аларга концерт номерлары күрсәтте.
Бүгенге көндә, һәркем, ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Кемнең кулыннан нәрсә килә, кем ничек булыша ала — барысы да тырыша. Хәрбиләргә ярдәмнең төрле юллары эзләнә. Маскировка челтәрләре — хәрби зонада иң мөһим әйберләрнең берсе, шуңа күрә Кадер авылы җирлеге халкы да бу эшкә алынды.
«Кадер авылы „Кояшкай“ балалар бакчасы да бу эштән читтә калмады. 23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан маскировка челтәре үрүче апаларның күңелен күтәреп, концерт номерлары күрсәттек. Ә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга җибәрү өчен балалар бүләкләр әзерләде. Балалар ясаган рәсемнәрне без челтәр үрүче апаларга сетка эченә төреп җибәрү өчен тапшырдык», — ди тәрбияче Гөлназ Закирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев